Скачать 2.34 Mb.
|
^ Сөйләм. Телдән һәм язма сөйләм. Диалогик һәм монологик сөйләм. Сөйләм теле. Сөйләм стильләре. Матур әдәбият теле. Телдән һәм язма сөйләмне аеру. Тел берәмлекләрен аралашу һәм ситуация үзенчәлекләренә карап сайлый белү. Аралашу өлкәсендә һәм ситуациясенә бәйле рәвештә телдән һәм язма сөйләмне дөрес файдалану. Текстның темасы, төп фикере һәм төзелеше. Аларның стиль һәм жанр төрлелеге. Татар әдәби теле һәм аның нормалары турында төшенчә. Сөйләм эшчәнлеге төрләрен (тыңлап аңлау, сөйләү, уку һәм язу) үзләштерү. Укуның төрле төрләрен (танышу, өйрәнү һ.б.) үзләштерү. Уку китаплары, массакүләм мәгълүмат чаралары, интернет һ.б. чаралар белән эшләү алымнарын үзләштерү. Иҗтимагый-мәдәни, әхлакый, көнкүреш, уку темаларына бәйле булган монологик һәм диалогик сөйләм үрнәкләрен төзү. Текстның эчтәлеген кыскача, тулы яки сайлап алып сөйләү. Диктантлар, изложениеләр һәм сочинениеләр язу. Төрле стиль һәм жанрдагы текстлар төзү: бәяләмә, аннотация, хат, ышаныч кәгазе, гариза, тезис, конспект һ.б.ш. ^ Тел турында гомуми мәгълүмат. Телнең кеше тормышында һәм җәмгыятьтә тоткан урыны. Татар теле -татар халкының милли теле.Телнең төп функцияләре. Матур әдәбият һәм аның нормалары турында төшенчә. Татар теленең үсештә булуы. Соңгы елларда татар теле лексикасындагы үзгәрешләр. Тел белеменә караган сүзлекләр һәм алардан файдалану. ^ Фонетика. Орфоэпия. Татар телендә сузык һәм тартык авазлар, аларның әйтелеше. Рус телендәге сузык һәм тартык авазлардан аермасы. Сингармонизм законы. Авазларның сөйләмдәге үзгәрешләре. Аваз һәм хәреф мөнәсәбәте.Авазларның ясалу урыннары һәм ысуллары турында төшенчә. . Татар телендә иҗек калыплары, сүз басымы һәм аның үзенчәлекләре. Интонация һәм аның үзенчәлекләре. Татар әдәби теленең әйтелеш нормалары. Телдәге аерым авазларның, сүзләрнең әйтелеш үзенчәлекләре. Фонетиканың графика һәм орфография белән бәйләнеше.аваз һәм хәреф төшенчәләре. Фонетика һәм орфоэпиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. ^ Сүзнең тамыры һәм кушымчалар. Сүзнең нигезе.Тамыр һәм ясалма нигезле сүзләр. Татар телендә сүз ясалышы ысуллары. Алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. ^ Сүз - телнең төп йрәнү берәмлеге. Лексик мәгънә. Бер һәм күп мәгънәле сүзләр. Сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәләре. Синоним, антоним һәм омоним сүзләр. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы. Актив кулланылышы буенча татар теленең сүзлек составы. Фразеологизмнар һәм аларның кулланылышы. Лексикология һәм фразеологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. Морфология. Татар теленең сүз төркемнәре системасы. Мөстәкыйль сүз төркемнәре, аларның лексик-грамматик мәгънәләре, морфологик билгеләре һәм синтаксик функцияләре, рус теле белән уртак һәм аермалы яклары. Бәйләгеч сүз төркемнәре. Аларның грамматик мәгънәләре һәм төркемчәләре. Бәйлекләр һәм теркәгечләр ,аваз ияртемнәре . Модаль мәгънәле сүз төркемнәре: хәбәрлек сүзләр, кисәкчәләр һәм ымлыклар. Морфологиядән алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. ^ Сүзтезмә һәм җөмлә - синтаксисның, төп берәмлекләре. Сүзләр һәм җөмләләр арасындагы тезүле һәм ияртүле бәйләнеш төрләре. Җөмләлрнең коммуникатив төрләре, аларны барлыкка китерә торган чаралардан интонация, логик басым һәм сүз тәртибе. Җөмләнең грамматик нигезе. Гади һәм кушма җөмләләр. Җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре, аларның төрле сүз төркемнәре белән белдерелүе. Бер һәм ике составлы, җыйнак һәм җәенке, тулы һәм ким җөмләләр. Җөмләнең тиңдәш һәм аерымланган кисәкләре. Эндәш һәм кереш сүзләр, кереш җөмләләр. Кушма җөмлә төрләре. Туры һәм кыек сөйләм. Текст һәм аның төзелеше. Текст берәмлекләренең үзара бәйләнеше. Хәзерге татар әдәби теленең синтаксик нормалары, аларның рус теленнән аермасы. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре. Гади һәм кушма җөмләләрдә, тезем һәм чит сөйләмле текстларда, туры һәм кыек сөйләм янында, цитата һәм диалогларда тыныш билгеләренең куелу очраклары. Синтаксис һәм пунктуация буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. ^ Функциональ һәм язма сөйләм стильләре. Аларның лексик-грамматик үзенчәлекләре. Сөйләм культурасы. Әдәби сөйләмгә хас булган төп билгеләр. Сөйләмдә калькаларның кулланылышы. Стилистика һәм сөйләм культурасы буенча алган белем һәм күнекмәләрне гамәлдә куллану. ^ Телебездә халык мәдәнияте һәм тарихының, чагылышы. Татар теленең башка төрки телләр арасында тоткан урыны. Татар халкының мәкаль-әйтемнәре. Халык авыз иҗаты, матур әдәбият әсәрләрендә, тарихи вакыйгаларны чагылдырган текстларда милли-мәдәни кыйммәткә ия булган берәмлекләрне барлау, аларның мәгънәләрен аңлатмалы, этимологик һәм башка сүзлекләрдән файдаланып ачыклау. Төрле өлкәләргә караган татар сөйләм этикеты нормалары, халкыбызның аралашу культурасы үзенчәлекләре. |
![]() | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 с углубленным изучением отдельных предметов»... | ![]() | Данный документ разработан педагогическим коллективом (Муниципального бюджетного образовательного учреждения «Тучковская средняя... |
![]() | Учебный план Муниципального бюджетного общеобразовательного учреждения «Копьевская средняя общеобразовательная школа с углубленным... | ![]() | «Средняя общеобразовательная школа 21 с углубленным изучением отдельных предметов» |
![]() | Школа имеет государственную лицензию на осуществление образовательной деятельности и свидетельство о государственной аккредитации.... | ![]() | Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение средняя общеобразовательная школа №9 с углубленным изучением восточных языков... |
![]() | Мбоу болгарская средняя общеобразовательная школа №1 с углубленным изучением отдельных предметов | ![]() | «Средняя общеобразовательная школа с углубленным изучением отдельных предметов №3» г. Ханты – Мансийска |
![]() | ... | ![]() | «Средняя общеобразовательная школа №20 с углубленным изучением отдельных предметов» |